Җәмгыять
15 ноябрь 2023, 18:10

Вице-премьер Марат Хөснуллин Башкортстанның инфраструктура проектлары белән танышты

Фикер алышулар бик җанлы булды.

Вице-премьер Марат Хөснуллин Башкортстанның инфраструктура проектлары белән таныштыВице-премьер Марат Хөснуллин Башкортстанның инфраструктура проектлары белән танышты
Вице-премьер Марат Хөснуллин Башкортстанның инфраструктура проектлары белән танышты

Бүген Мәскәүдә «Русия транспорты» XVII халыкара форумы кысаларында ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Башкортостанның күргәзмә стендын карады.

Республика башлыгы Радий Хәбиров вице-премьерга төбәкнең төп инфраструктура проектлары,  аларны гамәлгә ашыру сроклары турында сөйләде. Транспорт объектларындагы эшләрне вакытында финанслау һәм Башкортстанның федераль үзәк белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

- Иң мөһим проект-Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Объектны тәмамлау өчен 2,5 млрд сум кирәк. Без финанслауны тизләтүне сорадык. Марат Шакирҗан улы безне хуплады. Хәзер бу участокка асфальт салдык, юл билгеләре куябыз. Эшләрне 2024 елның гыйнвар-февралендә тәмамларга планлаштырабыз.

Төбәк җитәкчесе Башкортстанның транспорт инфраструктурасын үстерүнең башка мөһим проектлары турында да сөйләде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас