Җәмгыять
15 ноябрь 2023, 14:05

Сергей Лавров Радий Хәбиров белән очрашты

“Сез халыкара чараларны үткәрү өчен искиткеч мөмкинлекләр булдырасыз”, - диде Лавров.

Сергей Лавров  Радий Хәбиров белән очраштыСергей Лавров  Радий Хәбиров белән очрашты
Сергей Лавров Радий Хәбиров белән очрашты

15 ноябрьдә Мәскәүдә Русия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров очрашты. Көн тәртибендә - төбәкнең тышкы икътисади элемтәләрен үстерү мәсьәләләре.

Русия Тышкы эшләр министры ассызыклаганча, Башкортстан илнең дустанә чит илләре белән үзара хезмәттәшлеген ныгытуга зур өлеш кертә.

- Сез халыкара чараларны үткәрү өчен искиткеч мөмкинлекләр булдырасыз. Киләсе елда ике ил җитәкчеләре катнашлыгында Русия һәм Казахстан арасында төбәкара хезмәттәшлекнең чираттагы форумын яхшы оештыруны көтәбез, – диде Сергей Лавров. - Сезнең ЮНЕСКО эшчәнлегендә актив катнашуыгызны да билгеләп үтәсем килә, ул безгә ярдәм итә. Казанышлар бар һәм без моны күреп торабыз.

Очрашуда Сергей Лавров Радий Хәбировка “Халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен” күкрәк билгесен тапшырды.

Төбәк җитәкчесе Русия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгына югары бәя биргәне өчен рәхмәт белдерде һәм тышкы икътисади элемтәләрне ныгыту – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, дип билгеләп үтте.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Башкортстан башлыгы журналистларның  сорауларына җавап бирде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас