

Дәүләт Думасы вице-спикеры Петр Толстой мигрантларга курьер, такси водителе һәм сатучы булып эшләүне тыярга тәкъдим итә.
Дәүләт Думасы рәисе урынбасары сүзләренчә, мондый тыю үз илләрендә рус теле дәүләт теле статусына ия булмаган гражданнарга кагылырга тиеш. “Мондый җаваплы эш алар өчен түгел”, – ди Толстой.
Ачык чыганаклар мәгълүматларына ярашлы, рус теле Белоруссиядә дәүләт теле статусына ия. Казахстанда рус теле рәсми тел, шул ук вакытта илдәге дәүләт теле – казах теле. Кыргызстанда да рус теле шундый ук статуска ия.
Белмим инде, күпчелек мигрантлар нәкъ шушы киң таралган һөнәр ияләре бит. Әмма сәясәтче сүзләре белән килешми мөмкин түгел, кайчак такси водительләре, сатучылар арасында ике сүзне русча кушып әйтә алмаучы мигрантлар очрый...
Чыганак: lenta.ru