

Балалар өчен Яңа ел бүләкләре 20 процентка кыйммәтләнгән. Моның сәбәбе – дөнья базарында шоколадка хаклар арту.
Сәүдә өлкәсендәге чыганаклар сөйләвенчә, октябрь ахырында берәмләп сату кибетләрендә былтыргы прайслар буенча тәүге татлы наборлар пәйда булган. хәзер татлы бүләкләргә бәяләр арты – хакларның күтәрелүе турында “Берләштерелгән кондитерлар” компаниясе игълан итте. Бу компания эченә "РотФронт", "Красный Октябрь", "Бабаевский", "Алёнка", "Коровка" брендлары керә. Хаклар бер төрле генә күтәрелми,мисал өчен кәнфитләргә 6-8%ка арта, шоколадка якынча – 16 %ка, карамельгә – 3-4% процентка.
“Бәяләр артуның сәбәбе – чимал хакы һәм логистика чыгымнары, валюта курсы, кредитлар буенча ставкаларның артуы”, – дип сөйләгән SHOT Телеграм-каналына финан эксперты Ольга Лебединская.
2022 елда 800 граммлык татлы бүләкне 1300 сумга алып булган. Быел исә ата-аналарга мондый бүләк өчен ким дигәндә 1600 сум акча чыгарып салырга туры киләчәк.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.