Җәмгыять
11 ноябрь 2023, 08:44

"Ярдәм поезды"

  Махсус хәрҗи операцә катнашучылар һәм сугыш ветераннары өчен “Ярдәм поезды” Белоретта булды.

"Ярдәм поезды""Ярдәм поезды"
"Ярдәм поезды"

 

“Япдәм поезды” акциясе кысаларында ветараннар өчен үткәрелә торган бердәм консультацияләр көне Белорет шәһәрендә үтте. Белорет, Межгорье, Әбҗәлил һәм Бөрҗән районнарыннан килгән 100 кешене кабул иттеләр. Иң актуаль сораулар арасында – дәвалану, документлар рәсмиләштерү, социаль, юридик һәм психологик ярдәм алу булды. Күп сораулар урында хәл ителде. Әйтик, дүрт кешене госпитальгә салу мәсьәләсе, берничә кешегә республика психологлары ярдәме алу мөмкинлеге булды.

 “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина әйтүенчә, аларның филиалы республикада яшәүчеләрдән бу акция турында яхшы сүзләр генә ишетә.

  • Безнең “Ярдәм поезды” эшләгән һәр шәһәрдә рәхмәт кенә ишетәбез, - ди ул. – Димәк, акция кирәкле һәм бик вакытлы. “Ярдәм поезды”нда белгечләр командасы эшли, күп сораулар урыннарда хәл ителә бара. Без гаделлек принцибы буенча эшлибез. Фронтның алгы сызыгында булып, авыр җәрәхәтләр алып кайтучыларда кимсенү хисе булмаска тиеш.

Гражданнарны кабул иткәннән соң традицион рәвештә министрлык һәм ведомство белгечләре, хакимият башлыклары урынбасарлары катнашында түгәрәк өстәл уздырылды, анда ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча актуаль мәсьәләләр каралды.

 «Ярдәм поезды» проектын «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы гамәлгә ашыра. Фонд филиалы белгечләре белән берлектә проектта БР Адвокатлар палатасы, Русия юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге, БР буенча Милли банк, республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, БР Мәгариф һәм фән министрлыгы, БР Сәламәтлек саклау министрлыгы, БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, БР Урман хуҗалыгы министрлыгы, БР торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, РФ Юстиция министрлыгының БР буенча идарәсе вәкилләре катнаша. БР Нотариаль палатасы, РФ Социаль фондының БР буенча бүлекчәсе, республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, БР хәрби комиссариаты һәм башкалар.

Акция Күмертау һәм Сибай шәһәрләрендә, шулай ук Салават районының Малояз авылында узды.

"Ярдәм поезды" кысаларында гражданнарны кабул итү 17 ноябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә узачак.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас