Җәмгыять
10 Ноября 2023, 16:39

Төп максатлар кая юнәлтелгән?

"Кайнау ноктасы" һәм башкалар нинди юнәлеш ул?

Төп максатлар кая юнәлтелгән?Төп максатлар кая юнәлтелгән?
Төп максатлар кая юнәлтелгән?

"Кайнау ноктасы" һәм башкалар нинди юнәлеш ул?

 

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров РФ Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов белән очрашты. Эшлекле очрашуда Уфада дөнья дәрәҗәсендәге югары уку йортлары арасында студентлар кампусын булдыру, фәнни инфраструктураны үстерү, президент программаларын һәм “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре күтәрелде.

Андрей Назаров белдерүенчә, төбәктә 8 мөстәкыйль дәүләт югары уку йорты эшли, аларда 103 меңгә якын студент белем ала. Аларның яртысы диярлек Уфа фән һәм технологияләр университетында укый, , бу югары уку йортлары арасында студентлар кампусының төп бенефициары.

- Без кампусны инновацион фәнни-технологик үзәк форматында үстерәбез. Башкортстанда инде 2030 елга кадәр илнең технологик үсеше концепциясе белән билгеләнгән федераль мегапроектлар гамәлгә ашырыла торган 10 перспективалы юнәлешнең 8е тәкъдим ителгән. Бу - химия, пилотсыз аппаратлар һәм транспорт системалары, импортны алмаштырган һава суднолары өчен инжиниринг һәм алдынгы җитештерү технологияләре, приборлар төзү һәм робототехника, биотехнологияләр, фармация, станоклар төзү, - дип ассызыклады спикер.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас