Җәмгыять
10 ноябрь 2023, 09:00

Смартфон белән түлә

Башкортстанның җәмәгать транспортында смартфон белән юл хакын түләү акциясе бик популярга әйләнгән.  

Смартфон белән түләСмартфон белән түлә
Смартфон белән түлә

        

“Мир” түләү системасының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, акция иглан ителгәннән башлап республикада яшәүчеләр анда катнашып 6 миллион сум акчаларын янда калдырган. Смартфондагы “Мир” картасы белән түләгән очракта билет хакы 8 сумга очсызрак. “Алга” картасы тәкъдим иткән ташламаны да бергә кушып, экономия 13 сум тәшкил итә.

Бу акциядә катнашу өчен теләсә кайсы банктан алган  “Мир” картаңны Mir Payяисә Samsung Pay кушымтасына өстәп куясың һәм транспортта юл хакын телефон аша түлисең. Кушымтада теркәлү бер минут вакытны ала.

“Мир” түләү системасының ташламасы шәһәр автобусларында, трамвай һәм троллейбусларда эшли.

2019 елдан алып республикада 790 мең “Алга” транспорт картасы чыгарылган. Аңардан тыш, Башкортстанда карталар белән һәр өченче операция “Мир” түләү системасын файдаланып башкарыла. Милли карталарны тоту безнең төбәктә 80 процент халык өлешенә төшә – 34 миллионнан артык.

Чыганак: .bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас