Җәмгыять
10 ноябрь 2023, 09:14

"Права"ларын сатып алганнар

Башкортстанда бер тәүлек эчендә сатып алынган “права” белән руль артында йөрүче өч водитель тотылган.

"Права"ларын сатып алганнар"Права"ларын сатып алганнар
"Права"ларын сатып алганнар

 

Башкортстан ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов хәбәр итүенчә, бер шундый водитель Дәүләкән районында тотылган. 31 яшьлек ир ВАЗ-2112 машинасында китеп барган булган. Документ ттикшергән вакытта ЮХХДИ хезмәткәре документның ялган булуын сизеп калган. Водитель интернет аша “права” сатып алуын таныган.

Икенче вакыйга Уфа шәһәрендә теркәлгән: Зәки Вәлиди урамыннан китеп барган машинаның водителе машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм аның “права”сы 2018 елда гамәлдән чыккан. Ул интернет аша икенчене сатып алган һәм йөрүен дәвам иткән.

Әбҗәлил районында 41 яшьлек ир машина сатып алгач аны исәпкә куярга ЮХХДИның теркәү бүлегенә барган. Ул Ульянов өлкәсендә яшәгән ирнең водитель хокукын күрсәткән.

Чыганак:auto.rambler.ru

news.myseldon.com

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас