+20 °С
Болытлы


Русиядә юлларда бозлавык белән көрәшүнең яңа ысулы тапканнар – кар, боз каплаган юллар белән көрәшергә ярдәм итәчәк яңа ГОСТ булдырырга планлаштыралар. Бу хакта ura.ru Росавтодорга сылтама белән хәбәр итә.
Документта ком таратучы (ПМ) белән эшләү кагыйдәләрен аңлатып язарга планлаштыралар. Иң беренче чиратта ком юл-транспорт һәлакәтләре булучан урыннарда, күрү мөмкинлеге чикләнгән трассаларда, текә борылышларда, юл чатларында, тукталышларда таратылачак.