

Калтасы авылыннан Катаевлар гаиләсендә унынчы сабый туган. Гаилә башлыклары Валерий Чапаевич һәм Татьяна Сергеевна дүрт улларына һәм алты кызларына тормыш бүләк итәләр. Иң кече сабыйга Юрий дип исем кушканнар. Яңа туган баланың беренче документын әнисе алды, дип хәбәр итте Калтасы районы хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллин.
Гаилә башлыгы Валерий Сатаев «Калтасы урманы» оешмасында шофер булып эшли, Татьяна Сатаева хуҗалык эшләрен алып бара һәм балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә.
"Бу шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз. Сәламәтлек, иминлек, көч һәм энергия телибез. Безнең районда шундый зур гаилә булуы белән горурланабыз! дип язган Зәбир Габдуллин.