

Теш пломбасына гарантия бармы ул? Минеке бер елдан соң төште. Яңадан клиникага мөрәҗәгать итсәм, бушлай куярга тиешләрме?
Данис.
Чыннан да, еш кына шулай да була – тешкә пломба куйдырганнан соң күпмедер вакыт үткәннән соң ул я кителә, я бөтенләй төшә. Сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Мондый очракларда нәрсә эшләргә кирәклеген күпләр белми.
“Шуның өчен теш дәвалауга киткән акчагыз юкка чыкмасын дисәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз”, - ди пациентларны яклаучылар лигасы президенты Александр Саверский:
- “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законда төрле хезмәт күрсәтүләргә гарантия каралган. Бу стоматологик ярдәмне дә үз эченә ала. Пломба куюлар да шунда керә. Гарантия срогын гадәттә клиника үзе билгели. Кагыйдә буларак, ул бер елдан да ким булмый. Клиникага мөрәҗәгать иткәндә, моны алдан ачыклау мөһим.
Ләкин килешүдә бу пункт булмаса да, закон буенча 2 ел гарантия бирелә. Клиникада тешләрегезне дәвалауны раслаучы чекларны, килешүне һәм дәвалау белән бәйле башка барлык документларны саклагыз. Бу теш куйдыргандагы кимчелекләрне бушлай төзәтүне һәм хәтта пломбаны яңадан урнаштыруны гадиләштерә.
Шулай ук пациентның пломбаны начар куйган табиб ярдәменнән баш тартырга һәм башка белгечкә мөрәҗәгать итәргә хокукы бар.