

Күршем, бернинди льготасы булмаса да, дача участогы өчен салым түләмим, ди. Мондый хәлнең булуы мөмкинмени?
Илгиз.
- Әгәр участок СССР чорында алынган булса һәм Росреестрда кадастр исәбенә куелмаган булса, бу мөмкин, - дип аңлата Дәүләт Думасының милек, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов. - Росреестрда теркәлү булмаса, милек хокукы да булмый. Шуңа күрә аның өчен салым түләү бурычы да юк. Бу хәл еш очрый. Әгәр кеше мондый участокны сатарга яки мирас итеп калдырырга теләсә, салым түләмәве аның өчен проблемага әйләнәчәк. Ул вакытта милек хокукын тануга суд аша ирешергә туры киләчәк. Өстәвенә, судта отказ бирергә дә мөмкиннәр.