Җәмгыять
8 ноябрь 2023, 06:35

Ана капиталын правага укыганда кулланырга ярыймы?

Бу сорау күпләрне кызыксындырадыр.

Ана капиталын правага укыганда кулланырга ярыймы?Ана капиталын правага укыганда кулланырга ярыймы?
Ана капиталын правага укыганда кулланырга ярыймы?

Зур улым машина йөртергә хокук бирүче правага укырга тели. Шул уңайдан соравым бар – ана капиталын автомәктәптә укыган курсны түләү өчен файдаланырга рөхсәт ителәме?

                           Гүзәл Мөслимова.

 - Ана капиталын баланың колледжда яки югары уку йортында белем алуы өчен генә түгел, автомәктәптә правага укыганы өчен дә файдаланырга мөмкин, - дип җавап бирә бу җәһәттән Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының халыкара бизнес департаменты доценты Наталья Орлова. – Маткапитал акчасын автомәктәптә укуга тоту мөмкинлеге билгеле бер өстенлекләр бирә. Мәсәлән, акча нәкъ хәзерге вакытта сарыф ителә, бәясе бетү куркынычын киметә. Чөнки акчаларны “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында“гы федераль закон кабул ителгәнче, ягъни 2007 елга кадәр туган һәм хәзер  машина йөртү таныклыгы ала алган балаларның да укуы өчен файдалану хокукы бар. Бу уллыкка алынган балаларга да кагыла. Автомәктәптә укыган өчен түләүнең төп шарты – оешманың  белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булу.

   Тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк - бер яки берничә бала укый ала. Әмма һәрберсенә 25 яшьтән артык булмаска тиеш. Ә сертификат бирелгән балага документны куллану вакытында өч яшь тулырга тиеш.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас