Җәмгыять
7 ноябрь 2023, 16:30

“Шәйморатовчы” сыйныфларында иң тырыш балалар укый

Республикада аларның саны 186 җитте.

“Шәйморатовчы” сыйныфларында иң тырыш балалар укый“Шәйморатовчы” сыйныфларында иң тырыш балалар укый
“Шәйморатовчы” сыйныфларында иң тырыш балалар укый

2020 елдан башлап, Башкортстанда 186 «шәйморатовчы» сыйныфлары ачылды, аларда 4 меңгә якын бала һәм яшүсмер белем ала. Бу хакта төбәкнең мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбәдин Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

2022 елда республика башлыгы боерыгы белән Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге класс стандарты расланды. Мондый сыйныфларны урта звено укучыларыннан ата-аналар ризалыгы белән ирекле нигездә төзиләр. Башка сыйныфлардан "шәйморатовчылар" бердәм мәктәп формасы һәм киңәйтелгән уку планы белән аерылып торалар.

 Илдар Мәүлетбердин аеруча тырыш укучыларга тантаналы рәвештә I, II яки III дәрәҗә «яшь шәйморатовчы» мактау билгесе тапшырылуын әйтте.

Башкортстан башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада «шәйморатовчы» сыйныфларын ачу яхшы инициативага әверелде.

- "Шәйморатовчы" – аерым статус, ул яшьтәшләре арасында иң яхшылары икәнен исбатлаган укучыларга бирелә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Мондый сыйныфларга таләпләр аерым, шуңа күрә аларның санын арттыру белән мавыкмаска, сыйфат өстендә эшләргә кирәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас