

Бүген, 5 ноябрьдә, Республика Башлыгы Радий Хәбиров тормыш иптәше Каринә белән туган ягына - Ишембайга юлланганнар. Ни өчен анда барганнарын руль артында утырган Радий Хәбиров үзе сөйли:
"Барыгызга да хәерле иртә! Бүген ял көне, һәм мин бу мөмкинлектән файдаланып, хатыным белән Ишембайга юлландык.
Беренчедән, мин тормыш иптәшемә туган ягым - Ишембай районының иң матур урыннарының берсе – Колгына авылын күрсәтергә телим.
Икенчесе - Ишембайга бер килгәч инде, анда хәзер эшләнә торган ике паркка кереп чыгам- төзекләндерү барышын карарга иде. Бу да бик мөһим.
Өченчедән, без бит бер зур проектны башладык - Ишембай белән Бөрҗән районнары арасын асфальт юл белән тоташтырабыз. Бу, гомумән, туризм өчен мөмкинлекләр һәм перспективалар ачачак.
Кызганычка каршы, Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусинны җирләргә мин кайталмадым, аның Колгына авылындагы каберенә барырга телим.
Һәм, әлбәттә, Ишембайда әти-әниемнең каберенә дә кереп чыгачакмын. Менә шундый сәяхәтем булачак безнең бүген. Яхшы яллар сезгә!" - дигән ул.