Җәмгыять
5 Ноября 2023, 11:35

Елның кайсы аенда никахлар күбрәк теркәлә?

Быел сигез ай эчендә республикада 15,7 мең гаилә барлыкка килгән. 

Елның кайсы аенда никахлар күбрәк теркәлә?Елның кайсы аенда никахлар күбрәк теркәлә?
Елның кайсы аенда никахлар күбрәк теркәлә?

Быел сигез ай эчендә республикада 15,7 мең гаилә барлыкка килгән. Бу хакта "Башстат" аналитиклары хәбәр итә.

2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, быел никахлар саны 2,6% ка арткан. Быел 1000 кешегә 5,8 никах туры килә. 2023 елда өйләнешү өчен иң популяр ай июль булган - 3,3 мең никах теркәлгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 һәм 2021 елларда да июль  ЗАГСта мөнәсәбәтләрне теркәү өчен иң популяр ай булган.

Июль җәйнең иң ямьле һәм матур ае - шуңа да туйлар күп "гөрли" микән? Ә сез, дуслар, кайсы айда гаилә кордыгыз?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас