Җәмгыять
2 ноябрь 2023, 07:51

Военный билет без службы!

Шундый реклама очраганыгыз бармы?

Тиз арада Дәүләт Думасы депутатлары «Реклама турында» гы Федераль законның 7 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында БРның Дәүләт Җыелышы-Корылтай керткән закон проектын караячак, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

Парламент рәисе Константин Толкачёв сүзләренчә, закон проекты гражданнарны хәрби бурычын үтәүдән азат итә торган  хезмәтләрне рекламалауны тыярга тәкъдим итә. Белүебезчә, андый  реклама интернетта тулып ята.  

Альтернатив гражданлык һәм хәрби хезмәт үтүдән качу өчен җинаять җаваплылыгы каралган һәм андый реклама кешеләрне хокук бозуга этәрә. Хәрби хезмәттән азат итү хакындагы реклама өчен административ җаваплылык кертергә тәкъдим ителә. Моңа ярашлы  гражданнар өчен  – 2000нән алып 2500 сумга кадәр, вазифа биләүчеләр өчен 4000нән алып 20 000 сумга кадәр, юридик шәхесләр өчен 100 000нән алып 500 000 сумга кадәр штраф кертү тәкъдим ителә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас