

Русиядә 1 000 000 сум күләмендә "әти" капиталы барлыкка килергә мөмкин.
РФ Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион кыйммәтләрне яклау буенча комиссиясендә гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасын — 1 млн сум күләмендә «әти» яки «күп балалы» капитал кертергә тәкъдим итәләр. Бу хакта «Известия»газетасы яза.
Бу түләүләр өченче һәм аннан соңгы балалары туганнарга яки уллыкка алганнарга биреләчәк. Комиссия вәкилләре фикеренчә, бу илдәге демографик проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк. Комиссия докладында әйтелгәнчә, илдә халык артуы киләчәктә дә шулай барса, 2030 елда халык саны 6 миллионга кимиячәк.