

Уфада коткаручылар лифт шахтасында әсирлектә калган “үрмәкүч-кешегә " ярдәмгә килгәннәр: 1 ноябрь иртәсендә гражданнарны эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре гадәти булмаган чакыру кабул итеп алган. 21 яшьлек егет ярдәмгә мохтаҗ булган.
Егет дустының фатирына лифт белән менгән. Ләкин 7-8 кат тирәсенә менгәч, лифт туктап калган. Егет аптырап калмаган - яктыртучы плафонны ватып, кабина түбәсенә чыккан... Тотына-тотына 12 нче катка кадәр барып җиткән һәм яндагы вентиляция тартмасына кергән. Аны көткән дусты, иптәше озак вакыт юклыкка борчылып, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан.
Коткаручылар, вентиляция тартмасына керсәләр, егетне йоклап яткан килеш табалар. Алар аны уятып, төшәргә ярдәм иткәннәр. Менә сиңа, мә!