

Безнең ил чибәркәйләре гүзәллек бәйгеләрендә шаккаттырырга яраталар инде - “Мисс Русия” конкурсында җиңгән Маргарита Голубева, мәсәлән, “Мисс Галәм” конкурсында рус әкиятләре буенча эшләнгән Патшабикә-Аккош костюмында чыгыш ясаячак.
Голубева үзе сөйләвенчә, костюм Михаил Врубельнең шул ук исемдәге картинасының мотивлары буенча бии-и-иик матур француз челтәреннән эшләнгән. Маргаританың бәйгедә җиңүен теләп калыйк.
“Мисс Галәм” конкурсы ел саен үткәрелә торган Халыкара матурлык конкурсы, дөньяда иң дәрәҗәле матурлык конкурсларының берсе.