

Кайсыбер тар белгечлекләргә - табибларга язылуның яңа кагыйдәләре Уфа халкын шок хәленә төшергән. Кешеләр берничә ай дәвамында белгечләргә языла алмыйлар һәм ярдәм сорап төбәк башлыгына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрләр.
"Табибка эләгеп булмый. Хәзер моны участок педиатры аша гына эшләп була. 1 сентябрьдән поликлиникага йөрибез, республика балалар клиник дәваханәсенә аллергологка язылырга кирәк. Чөнки бронхиаль астма авыруы белән исәптә торабыз һәм аннан соң баланы хастаханәгә сала идек.
Икенче ай тәмамланып килә. Педиатр безне “сез чиратта” ди. Әмма язылып булмый. Көтегез, диләр. Клиникага шалтыратып, алар аша язылырга мөмкинме дип сорадым. Ләкин миңа - педиатр аша гына, дип җавап бирделәр, “ - дип язган Олеся исемле ханым.