

Белоретта яшәүче иркәй шактый акчасын югалткан.
Әле елның шундый кызу мизгеле: барлык автомобильчеләр кызып-кызып машина тәгәрмәчләрен алыштыру белән мәшгуль. Ә адәм алдаучылар кешеләрне кызыксындырган мондый мәлне игътибарсыз калдырмый инде ул...
Белоретта яшәүче 37 яшьлек ир интернет челтәрләрендә кышкы тәгәрмәчләр сатылу турындагы белдерүне эзләп тапкан һәм сатып алу өчен заказ ясаган. Акчасын шунда ук түләгән.
Шиналар кыйммәт тора икән, ул 100 мең сум акчасын күчергән дә, тәгәрмәч килер көнне көтә башлаган. Ләкин товар юк икән. Шуннан ул транспорт компаниясе белән бәйләнешкә чыккан һәм үзенең заказы анда барып җитмәгәнлеген белгән.
27 яшьлек уфалы да шундыйрак хәлдә калган. Автомобиль дисклары сатып алырга теләп, фәләнчә акча күчергән, ә тегеләренең сайты эшләмәгән булган...
Фото: Башинформ.