Җәмгыять
27 октябрь 2023, 16:16

Укучыларга дәресләрдә телефоннар куллануны тыючы закон чыга

Тиздән ул гамәлгә керәчәк. 

Укучыларга дәресләрдә телефоннар куллануны тыючы закон чыгаУкучыларга дәресләрдә телефоннар куллануны тыючы закон чыга
Укучыларга дәресләрдә телефоннар куллануны тыючы закон чыга

Дәүләт Думасында укучыларга дәресләрдә телефоннар һәм башка гаджетлар куллануны тыючы закон каралачак.

Проектны Дәүләт Думасына бу атнада ук кертәчәкләр, дип хәбәр итә «РИА Новости». Бу хәбәр бөтенләй тыю турында түгел, укучыларга тик дәресләр вакытында смартфон куллануны чикләү генә.

Телефоннарын белем туплау максатларында һәм балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә кагылышлы ситуацияләрдә генә алырга мөмкин булачак.

"Бу атнада Дәүләт Думасына дәресләр вакытында телефон куллануны чикләүче законы кертәбез... Бөтенләй тыю турында сүз бармый, ә дәрес вакытында телефоннар куллануны көйләү турында", - дип Казакованың сүзләрен китерә "РИА Новости".

Фот: Валерий Шахов. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас