Җәмгыять
27 октябрь 2023, 13:05

Коткаручылар куллары богауланган баланы азат иткәннәр

Бер сорау туа: богауны каян алганнар?

Коткаручылар куллары богауланган баланы азат иткәннәрКоткаручылар куллары богауланган баланы азат иткәннәр
Коткаручылар куллары богауланган баланы азат иткәннәр

Уфа коткаручылары гадәти булмаган чакыруга чыкканнар: аларга кулларына богау кидерелгән баланы азат итәргә туры килгән. Яшүсмер дусты белән бергәләшеп пиратлы уйнаган булып чыкты. Иптәше аңа богаулар кидергән, ә соңыннан икесенең берсе дә аны салдыра алмаган.

Коткаручылар богауны саклык белән  генә салдырып алганнар һәм 14 яшьлек “пират”ны азат иткәннәр. Ул медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган. Бер генә сорау туа: алар богауны каян алганнар?

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас