

Яңа уку елы башында Краснокама районының Иске Янъегет мәктәбендә "Хәзинә Тур" стипендиатын билгеләү матур йолага әйләнде. Бу бүләк яхшы билгеләргә укыган, мәктәптә, авыл һәм район күләмендә үткәрелгән иҗтимагый һәм мәдәни чараларда актив катнашкан егет һәм кызларга бирелә.
Стипендия шушы мәктәпне тәмамлаучы, әлеге вакытта республикада туризм өлкәсендә уңышлы эшләп килүче «Хәзинә Тур» җәмгыятенең генераль директоры, Краснокама районы башлыгы киңәшчесе Комил Сираҗетдинов тарафыннан булдырылган.
Стипендиатлар - 5 сыйныф укучысы Алан Сәгадиевка һәм 9 сыйныф укучысы Лиана Мифтаховага таныклыкны Комил Олим улы Сираҗетдинов үзе тапшырды һәм аларга уңышлар теләп, киләчәктә дә шулай сынатмаска өндәде.
Бу матур чарага Краснокама районының мәгариф бүлеге мөдире Александр Вячеславович Крылов та килгән иде. Ул стипендиатларны тәбрикләп, мәктәп укучыларына һәм укытучыларга изге теләкләрен җиткерде.