Җәмгыять
26 октябрь 2023, 05:19

Башкортстанда яңа судьялар билгеләнде

Кайсы районнарда? 

Башкортстанда яңа судьялар билгеләндеБашкортстанда яңа судьялар билгеләнде
Башкортстанда яңа судьялар билгеләнде

Кичә Башкортстан Югары судында тантаналы җыелыш узды.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров боерыгы белән чарада төбәк буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов катнашты. Яңа билгеләнгән судьяларга ул таныклыклар тапшырды.

Шулай итеп, Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән федераль судьялар билгеләнде: Туймазы районара суды рәисе урынбасары Светлана Сосновцева, Благовещен район суды судьялары Фидель Хәсәнов, Зилаер районара суды Юрий Малинский, Краснокама районара суды Алсу Мөхәммәтнасыйпова, Күгәрчен районара суды судьялары Лилия Фәйрузова, Учалы район суды Лилия Латыйпова, Уфаның Ленин район суды Филюс Кәримов.

"Эш күләменә зур булуына карамастан, республиканың Югары суды үз алдына куелган барлык бурычларны уңышлы үтәп бара.Шуңа күрә сезгә, яңа билгеләнгән судьяларга, югары профессиональ кешеләр коллективына кушылырга һәм үз эшегезне республика халкы ышанычлы булсын өчен башкарырга туры киләчәк», — диде Алексей Касьянов.

Шулай ук ул һәр судьяның шәхси сыйфатларын билгеләп үтте, аларга сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас