Җәмгыять
26 октябрь 2023, 04:44

Аларның эш хакы артмаячак

Дәүләт Думасы беренче укуда хөкүмәтнең  2024 елда  дәүләт хезмәткәрләре, судьялар, хәрбиләр һәм полиция,  көч структураларының башка хезмәткәрләренең  эш хакларын индексацияләүне туктату турындагы закон проектын беренче укуда кабул итте.

Проект тарафыннан берничә федераль законга – “Судьялар статусы турында”, “Сенатор  статусы һәм Дәүләт Думасы депутаты статусы турында”, “Дәүләт гражданлык хезмәте турында”, “Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр турында”,  “Хәрбиләрнең акчалата тәэмин ителеше турында”, “Кайбер федераль башкарма власть органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр турында” (Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәте, Суд приставларының федераль хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә кагыла)  – төзәтмәләр кертелә.

Бу законнарның еллык мәҗбүри хезмәт хакын индексацияләү турындагы пунктларын үтәүне 2025 елның 1 гыйнварына кадәр туктатып тору планлаштырыла. Шул ук вакытта Хөкүмәттә бюджет хезмәткәрләренең эш хакларын индексацияләүдән баш тартырга планлаштырмыйлар, аларга түләүләр фаразланган инфляция дәрәҗәсе буенча 4,5 процентка артачак.

Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты үз йомгагында закон проектының концепциясе хөкүмәтнең 2024 елда хезмәт хакын 4,5 процентка индексацияләүне дәүләт вазифаларын биләүче затлар өчен (бюджет өлкәсе оешмалары хезмәткәрләреннән тыш) төшереп калдыру карары белән үзара бәйле, дип билгеләп үтте.  

Моннан тыш, депутатлар 2023 елның 1 октябреннән федераль дәүләт хезмәткәрләренең эш хакы 5,5%ка артуын искәртте.

Шул ук вакытта комитетта икенче укылышка әзерлек вакытында закон проектыннан хәрбиләрнең хезмәт хакын индексацияләүне гамәлдән чыгару турында нигезләмәне чыгаруны таләп итәчәкләрен әйттеләр. Мондый төзәтмәләрне комитет әгъзалары эшләргә җыена. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас