Җәмгыять
25 октябрь 2023, 09:30

“Моргтагы тәртипсезлекне туктатыгыз...”

Башкортстанда яшәүчеләр яңа тәртипләргә шаклар ката...

“Моргтагы тәртипсезлекне туктатыгыз...”“Моргтагы тәртипсезлекне туктатыгыз...”
“Моргтагы тәртипсезлекне туктатыгыз...”

Нефтекамада яшәүчеләр шәһәр моргындагы яңа тәртипләргә зарланалар. Төбәк башлыгы Радия Хәбиров битенә бу хакта язган  ханым аларга ныкышмалык белән конкрет  ритуаль компанияләр аша эшләргә киңәш итүләре турында язган.

"Нефтекамадагы морг конкрет ритуаль бюролар белән хезмәттәшлек итә. Санитарлар мәгълүматларны, телефон номерларны шул ритуаль контораларга тапшыра. Шаклар катарлык: һәр санитар  ныкышып-ныкышып шул бюроларга җибәрә. Әгәр дә алар әйткән контораларга мөрәҗәгать итмәсәк, мәрхүмнең гәүдәсен бирү тоткарланачак, диләр.

Чексыз (!) зур суммалар сорыйлар.  Бардак! Тагын да бер нәрсә гаҗәпләндерә – “ашыгыч ярдәм”нән тыш каравылчыга кадәр визиткасын бирә. Морг хезмәткәрләре дә – өлештә. Туктатыгыз бу тәртипсезлекне”, - дип язган Алина Ф.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас