Җәмгыять
25 октябрь 2023, 11:43

Чакмагышның хөрмәтле улы, данлы очучы булды ул

Кеше китә, җирдә аның тормыш җыры кала...

Чакмагышның хөрмәтле улы, данлы очучы булды улЧакмагышның хөрмәтле улы, данлы очучы булды ул
Чакмагышның хөрмәтле улы, данлы очучы булды ул

Кеше китә, җирдә аның тормыш җыры кала, диләр...

                   Ватан өчен җаны һәрчак фида!

   14 сентябрь көнне башкалабыз Мәскәүдә гомер итүче зурәтием, данлыклы очучы, авиация полковнигы Хәмзә Шәйхелислам улы Фәрухшин мәңгелеккә күзләрен йомды... Аңа өч айдан 90 яшь тулган булыр иде. Әйтергә кирәк, газиз Башкортстанныннан яшәсә дә, туган төягенең чын патриоты булып калды. Ватанпәрвәр шәхес иде. Чакмагыш якларына еш кайтып йөрергә тырышты.

   Хәмзә ага озын һәм катлаулы юл үткән отставкадагы шәхес иде.  Ул гаиләсе белән Мәскәү өлкәсенең Люберцы районында яшәде. «Останкино»  телестудиясендә дә хезмәт куйды ул. 

                           Бер тырышлык – икеләтә уңыш!

   Спортта ирешелгән югары күрсәткечләре өчен СССРның спорт мастеры (классик көрәш һәм парашют спорты буенча) һәм Бөтенсоюзның категорияле судьясы дигән дәрәҗәләргә ия булган кеше Хәмзә Шәйхелислам улы. ДОСААФның Үзәк Комитеты билгесен һәм грамотасын өч тапкыр Советлар Союзы Герое, маршал Покрышкин үз куллары белән тапшырган аңа. Тагы да бихисап мәртәбәле бүләкләр иясе ул. Дәүләт җитәкчеләре, шөкер, исән-сау чагында ук зур ихтирам күрсәтте. Бәхетле картлык та насыйп булды аңа. Тормыш иптәше Нурия апа вафат булгач ул бар юанычны кызы Флүрә апа һәм улы Валерий абый, онык-оныкчыклары һәм якыннары янында тапты.

   Изгелекләр, батырлыклар һәм каһарманлыкларга бай юл үтте зурәти. Авырлыкларга бирешмәде, гаять ялкынлы шәхес иде. Соңгы юлга озату мәрасиме дә хәрбиләрчә, почёт белән булды. Шәрәфле караул, кызыл мендәрдә күпсандагы орденнары һәм медальләре, автомат залплары...

                        Данлыклы шәхес хакында

   Ерак авиация ветераннары советы:

– Россия авиациясенең өлкән буыны Хәмзә Фарухшинны яхшы белә. Парашют-десант әзерлек составының шактый өлеше аның мәктәбе аша узды. Ул полк, дивизия, корпуслар белән оста җитәкчелек итте. Күп еллар эзләү-коткару һәм парашют-десант хезмәтен җитәкләде. Ерак авиация хезмәтенең һәр офицеры шуны яхшы белә: Хәмзә Шәйхелисламович югары профессионал гына түгел, ә үз эшенең фанаты, Ватанның патриоты, бик яхшы офицер-остаз, яхшы күңелле кеше иде. Ил хөкүмәте куйган бурычларны ул югары төгәллек белән башкарды. Ватанпәрвәрлек рухындагы яшь буынны тәрбияләү эшчәнлегендә  һәрчак алдынгы сафларны биләде.

   Советлар Союзы җитәкчелеге, аннан соң РСФСР, РФ хөкүмәте Хәмзә агага Дәүләт йөкләмәләрен һәм боерыкларын үтәүне һәрчак ныклы ышаныч белән тапшыра. Чөнки беләләр: ул билгеләнгән максатларны тиешенчә үти торган шәхес. Ил башлыкларының иминлеген тәэмин итү буенча мөһим очышлар, эшләр башында да ул тора.

   “КПСС Үзәк Комитетының генераль секретаре Л.И. Брежневның чит дәүләт башлыклары белән очрашуга самолёт очышларының хәвефсезлеген ул тәэмин иткән”, дип язган 2013 елда, Хәмзә Шәйхелислам улының юбилее уңаеннан депутат, сәясәт эшлеклесе Олег Михедов.

   Мәртәбәле якташыбыз белән хушлашу чарасы Мәскәү якларында 17 сентябрьдә, ә газиз Башкортстанында 6 октябрь көнне узды. Хәмзә Фарухшин туган җире – Чакмагыш районының кечкенә Сары-Айгыр авылына, якыннары янына җирләнде.

 Юлай Низаев, РФ Журналистлар берлекләре әгъзасы.

АБЫЕМА

Йөреп төрле ерак илләрдә

Син безне һәм Җирне сакладың.

Соңгы сәфәр туган илеңә —

Чит җирләрдә ятып калмадың .

 

Туган якның йомшак туфрагы

Алды сине җылы куенына.

Атаң-анаң, туганнарың шунда –

Ямьле тал куагың буена.

 

Әти кебек булган абыем,

Югалтулар үтә авыр шул.

Йөрәкләрдән каннар саркыса да,

Рухың әйтә төсле – сабыр бул!

 

Тыныч йокы сиңа гүрләрдә,

Йомшак булсын яткан җирләрдә.

Очрашырга язсын ахирәттә

Оҗмах дигән матур илләрдә.

                 

 

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас