

Казахстан-Башкортстан дуслыгы ныгый.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстанның Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Даурен Абаев белән очрашты. Ул Уфага Казахстан Республикасының Почетлы консуллыгы офисын ачу тантанасында катнашу өчен килде.
Очрашуда икътисади һәм социаль өлкәнең төрле тармакларындагы уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сүз барды.
- Казахстан белән хезмәттәшлекнең әһәмияте бик зур. Безнең тарих һәм этник тамырлар уртак. Соңгы елларда үзара мөнәсәбәтләребезне үстерүгә яңа этәргеч бирдек, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Башкортстан делегациясенең Астанага рәсми сәфәре вакытында без хезмәттәшлекне үстерү өчен күп кенә фикерләр китердек, алар инде уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Уфа - Астананың даими авиарейслары оештырылды, Башкортстанның Казахстанда вәкиллеге ачылды. Безнең кайбер предприятиеләр Казахстан бизнесы белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук туристлар алмашу өчен яхшы, шул исәптән, "Башкортстанда озын гомер" программасы кысаларында да мөмкинлеләр бар. Анда безнең ветераннар туган республикабызга һәм дустанә дәүләтләргә сәяхәткә йөриләр. Беларусь һәм Абхазия белән мондый тәҗрибә бар инде. Казахстанда да халкыбызга кызык булган истәлекле урыннар күп.
Очрашуда катнашучылар кайбер эшкуарлык башлангычларының актуальлеген, шулай ук киләчәктә товар әйләнешен, мәдәни алмаш чаралар һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында билгеләп үттеләр.
Казахстанның Русиядәге Илчесе Башкортстан Башлыгына ярдәмнәре һәм хезмәттәшлекне үстерүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерде.
- Мин республикада булуыма бик шат. Башкортстан һәрвакыт Русиянең иң көчле төбәкләреннән берсе һәм Казахстанның ышанычлы партнеры буларак игътибар үзәгендә булды, - диде Даурен Абаев. - Бүген нәкъ менә төбәкара хезмәттәшлек Русия - Казахстан мөнәсәбәтләре үсешендә төп әһәмияткә ия. Без бергәләп төрле тармакларда, шул исәптән фармацевтика, машина төзелеше, тау-металлургия өлкәләрендә хезмәттәшлек потенциалын тормышка ашыра алырбыз дип ышанам.
Әйткәндәй, 2023 елның ноябрендә Башкортстан делегациясе Костанайда узачак Казахстан һәм Русиянең төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашачак.