Җәмгыять
24 октябрь 2023, 16:40

Бездә чиләкләп яңгыр коя, анда – кар!

Үткән ял көннәрендә Чиләбе, Сибай якларында кунакта булып кайттык.

Бездә чиләкләп яңгыр коя, анда – кар!Бездә чиләкләп яңгыр коя, анда – кар!
Бездә чиләкләп яңгыр коя, анда – кар!

Үткән ял көннәрендә Чиләбе, Сибай якларында кунакта булып кайттык.

   Безнең якта җәйдән кузгалып киткән идек... Белорет тауларына кергәч, шаккаттык: Урал таулары башында ап-ак кар ята! “Дальше – больше” диме әле халык? Шуннан башланган кар яту да, кар яву да Сибайга барып җиткәнче тукталмады. Юлда да кар бураннарын ярып җилдерергә туры килде. Кыенрак булды инде ул, әле агач яфраклары коелып, үләннәре дә саргаеп бетмәгән Уфадан кузгалган кешеләргә. Икенче яклап, кар да сагындырган икән инде: буранлап яуган карга берчә сокланып, берчә гаҗәпләнеп карап бардык. Сибай шәһәренең эчендә җылырактыр, мөгаен: юллар коры һәм ачык иде. Ә шәһәр читендә һәм аның читендәге тау башларында изрәп яткан кар инде китәргә дип килмәгәнгә охшаган.

   Кайткан чакта Белоет тауларында карны трактор белән юл читләренә этеп куйган урыннар күп очрады. Димәк, шимбәдән якшәмбегә каршы ару гына яуган булган.

   Хәер, Урал аръягын сөйлисе бармы ни, дуслар! Үзебезнең Уфада да карлар явыштыра башлады бит! Әлегә ул тиз үк эреп бетә, ләкин кыш борын төбендә генә бит: бүген-иртәгә карның күпләп төшүе дә, ятуы да бик мөмкин.

Автор фотосы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас