

Башкортстанда яшәүче Юлия исемле ханым: “Кызымны Уфа фән һәм технологияләр университетында бюджет формасына күчерүдән баш тарталар", дип зарланган. Кызның әтисе СВОда. Гаиләгә льготалар каралган.
“Кызымның түләүле укудан бюджетка күчерелүен озак көтәргәме? Әтиебез СВОда. 20 октябрьгә кадәр җавап бирергә вәгъдә иттеләр, җавап юк. Республика башлыгына кабул итүгә язылу өчен, күрсәтелгән номерлар буенча шалтыратып булмый — трубканы беркем дә алмый.
Миңа Путин сайты аша мөрәҗәгать язаргамыни инде? Җирле хакимият җавап бирмәсә. Бер ведомстводан икенчесенә күчерәсез. Күпме көтәргә була?! Путин Указы кемнәр өчен соң ул? Кешеләр өчен түгелмени?”,- дип язган Юлия Д.