

Соңгы вакытларда суд приставларының гамәлләренә зарланулар бермә-бер артты. Менә тагын бер очрак: башкалада яшәүче ир, бурычлары булмавына карамастан, банк карталарына арест салынуга зарлана. Ул ике ел дәвамында суд приставлары белән мәсьәләне хәл итәргә тырышуы, әмма бернинди нәтиҗә булмавы турында сөйләгән.
"Инде ике ел диярлек Октябрь районы приставлары белән проблеманы хәл итә алмыйм. Акча счетыннан чикләүләрне алмыйлар. Бурычларым юк, башкару производствосы ябылган. Ай - ике ай саен “дәүләт хезмәтләре” порталы аша гариза язам, шалтыратам, алар янына барам. Кертмиләр. “Алдан язылыгыз”, диләр.
Шулкадәр күп сакчылар ишек төбендә. Аңлашылып тора, халык ачуыннан куркалар. Ләкин нәтиҗә юк, бары тик стандарт җаваплар гына. Документларны дөрес рәсмиләштермиләр. Банкта булдым. Нишләргә?”, - дип язган Заһир Х.