+20 °С
Болытлы


Башкортстанның Бөре шәһәрендә яшәүче бер ханым урманда авырлыгы бер килограммга якын булган ак гөмбә тапкан, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә. Ханым “Йолдызчык” исемле 13нче санлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Мэриядә ханымның бу шәп гөмбәне күрше Мишкә районындагы Сосновка авылы янындагы урманда табуы турында да ачыклаганнар. Нәрсә дисең? Афарин!