Җәмгыять
20 октябрь 2023, 06:40

Яз үз телеңдә, үз кулың белән

Башкортстан "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый-мәдәни оешмасы әгъзалары бөтен дөнья буйлап оештырылган “Татарча диктант” акциясендә  актив катнашты.  

Яз үз телеңдә, үз кулың беләнЯз үз телеңдә, үз кулың белән
Яз үз телеңдә, үз кулың белән

Башкортстан "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый-мәдәни оешмасы әгъзалары бөтен дөнья буйлап оештырылган “Татарча диктант” акциясендә  актив катнашты.

 

Башкортстан "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый-мәдәни оешмасы әгъзалары бөтен дөнья буйлап оештырылган “Татарча диктант”дип исемләнгән белем бирү акциясендә  актив катнашты.

 Туган татар теленең әһәмиятен арттыру һәм балаларның туган телләрен белүгә  омтылышын үстерү өчен бу зур үрнәк булды ул чара. Башкортстан Республикасының "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте моңа зур өлеш кертә һәм туган татар телен саклап калу өчен төрле чаралар үткәрә.

Бишбүләк районы Дүсән авылының ак калфаклы ханымнары үз телебездә – гүзәл татар телендә диктант яздылар. Милләтебез өчен янып йөрүче аналар мондый чараларда актив катанаша, киләсе елларда да аның булуын тели. Бу көн безгә бәйрәм шатлыклары өстәде, ди алар..

Бу хакта безгә "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина хәбәр итте.

Яз үз телеңдә, үз кулың белән
Яз үз телеңдә, үз кулың белән
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас