

Башкортстанда яшәүче Наталья исемле ханым мәктәп туклануы өчен түләгәндә зур комиссияләр алынуына зарланган. Хәер, сабыен балалар бакчасына йөрткән, мәктәптә укыткан әти-әниләрнең күбесенә таныштыр бу күренеш.
Наталья комиссиянең 4 процентка җитүен һәм берничә бала өчен түләгәндә шактый зур сумма килеп чыгуы турында сөйләгән.
“Баланың мәктәптә һәм балалар бакчасында туклануы, мәктәпкә әзерлек һәм түгәрәкләр өчен “Аксиома " системасының 4% комиссиясеннән башка ничек итеп түләргә соң? Берничә бала өчен түләгәндә шактый зур сумма килеп чыга бит.
Ни өчен түләүләр банклар һәм операторлар аша гына кабул ителә? Алар һәр түләү суммасыннан 1-4 % ала бит. Ни өчен мәгариф учреждениеләрендә акчаны комиссиясез кабул итә торган кассалар юк?”, дип зарланган әни кеше.