Җәмгыять
20 октябрь 2023, 12:15

"Абыемны "отказник" дип язганнар...”

СВОга киткән хәрбинең документында хата җибәргәннәр... Кем төзәтер?

"Абыемны "отказник" дип язганнар...”"Абыемны "отказник" дип язганнар...”
"Абыемны "отказник" дип язганнар...”

    Тыныч тормыштагы кебек, хәрби хезмәттә дә төрле аңлашылмаучанлыклар очрап тора. Шуларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетнең апасы Башкортстан хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

      Эш шунда - абыйсы өч ай инде хәрбиләргә тиешле түләүне ала алмый икән. Барысы да бер хата аркасында – абыйсын документларда “отказник” дип язганнар. Шул ук вакытта ул ике тапкыр яраланган һәм яңадан хезмәткә керешкән...

    “Абыем махсус хәрби операциядә. Август аенда отпусктан соң тагын хезмәт итәргә китте.  Шушы вакыт эчендә җитди яраланды, 2 тапкыр госпитальдә ятты. Белешмәләре бар. Бөтен проблема шунда – отпусктан соң, ә бу өч ай дигән сүз – аңа хезмәт хакы түләнми, чөнки аны “биш йөзенче”, ягъни “баш тартучы” итеп язганнар.

    Хәзерге вакытта ул үз бурычын намус белән үти. Аның хәзерге хезмәт урыны турында белешмә бар. Зинһар, бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итегез”, - дип үтенгән Ольга исемле ханым.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас