Җәмгыять
20 октябрь 2023, 13:45

2 яшьлек бала “Шуманит” эчкән

Мондый эремәләрне балалардан ераккарак яшерергә дә бит...

2  яшьлек бала “Шуманит” эчкән2  яшьлек бала “Шуманит” эчкән
2 яшьлек бала “Шуманит” эчкән

Республика балалар клиник хастаханәсенә  ашыгыч рәвештә 2 яшьлек баланы алып килгәннәр - сабый концентрацияләнгән селтеле эремә “Шуманит”  эчкән.

"Гади сүзләр белән аңлатсак, «Шуманит» — ул  кухнядагы майлы һәм башка нык каткан пычракларны бетерү өчен тәгаенләнгән эремә. Аны торбалар тыгылганда да кулланалар, — дип аңлаттылар хастаханәдә.  - Бу хәлдән соң берникадәр вакыт узгач, баланың хәле начарланган: ул хәлсезләнгән, коскан, ютәл барлыкка килгән, кан катыш селәгәе аккан...  Табиблар « ашказаны юлының 2-3 дәрәҗәдәге химик януы» диагнозын куйдылар”.

Табиблар беренче ярдәмне күрсәткәннән соң хәзер баланың хәле тотрыклы, хәле бераз  яхшырган. Кечкенә пациент сыек ризык ашый башлаган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас