

15 октябрьдә -– Халыкара авыл хатын-кызлары көнен билгелиләр. Аны беренче тапкыр 2008 елда билгеләп үттеләр. Бәйрәмне оештыру идеясе 1995 елда Пекинда узган хатын-кызлар конференциясе вакытында барлыкка килгән, тик 12 елдан соң гына ул рәсми рәвештә расланган. Бәйрәмнең максаты -– авыл хезмәтчәннәренең көнкүрешенә игътибар итү һәм аларның азык-төлек индустриясе һәм сәнәгате үсешенә зур өлеш кертүләрен лаеклы бәяләү. Интернет челтәрендә бәйрәмнең тарихы турында шулай дип язылган. Кушнаренко районының Солтанай авылы мәдәнияте йортында үткән очрашуга чакыру алгач, һич икеләнмичә юлга җыендык. Солтанай авылында – “Өмет”нең күптәнге тугры дуслары яши, бу авылда хәтсез генә әбүнәчеләребез бар. Бәйрәмне авыл китапханәчесе Зилия ханым Гарифуллина оештырган. Ул үз авылындагы хөрмәтле апаларны, районнан да кунаклар чакырган. Егәрле, уңган Зилия ханымның бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә оештыру сәләтенә барган саен сокланып кайтабыз. Сөбханалла, машалла! Бик җылы, нурлы үтте очрашу. Пандемия дигән зәхмәтле еллардан соң, кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга сусавы сизелеп тора. Дөньясы да башка бит хәзер. Интернет, һәр өйдә йөзәрләгән каналны тотучы бер генә түгел, ике тәлинкә эленеп тора, бүлмә саен телевизор сөйләп утыра. Халык өенә бикләнде, аралашулар сирәгәйде. Тик йөрәкне, күңелне бикләп куеп булмый икән. Авыл апаларының матур итеп борынгы җырлар җырлап утыруы, телне, милләтне, динне саклау турында сөйләшүе – барсы да аларның киләчәк өчен борчылулары турында сөйли. Шәһәрдән кайткан оныкларының татарча сөйләшә белмәве барысын да борчый. Заманында алар колхозның алдынгы хезмәтчәннәре булганнар. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән Зәлифә Миран кызы Әюпова, хезмәт ветераннары, бөтен гомерләрен “Маяк” колхозына багышлаган Дилара Якуп кызы Гарифуллина, Саҗидә Солтан кызы Нигъмәтҗанова, Зәнфирә Ислам кызы Садыйкова, Зәлфира Закуан кызы Вәгизова, почта элемтәсе начальнигы булып хаклы ялга чыккан хезмәт ветераны Зәбирә Галләмова бүген дә әле авылның алыштыргысыз солистлары, татар халык көйләрен алар кебек башкараучы юктыр... Кушнаренко авылыннан аларны котларга хезмәт легендасы, тракторчы-водитель, Паша Ангелина премиясе иясе, хезмәт ветераны Мөнирә Габдулла кызы Шайбакова килгән иде. Ул үзе турында кыскача сөйләп үтте.
– Иске Кормаш авылында туып-үстем, гаиләдә 9 бала үстек, - диде ул. – Кыз туганнарым барсы да сыер савучы булып фермага эшкә киттеләр, мин 8 сыйныфны тәмамлагач шоферлар курсына укырга кердем. ГАЗ-51, 52,53 машиналарында эшләдем, бензовоз йөрттем. Элек җылы гаражлар юк иде, ачы салкыннарда машинаны кабызырга кирәк... Нужаны күп күрдек, әмма үкенмәдем. Үзем сайлаган һөнәргә гомерем буе тугры калдым...
Колхозда сыер саву да җиңел эшләрдән булмый бит. Җиденче сыйныфны тәмамлаган 14 яшьлек кыз балалар фермага сыер саварга төшәләр. Салкынмы, кышмы, кар явамы, бозмы аякта резина итек, ике кулда ике чиләк... Кушнаренко районы ветераннар советы рәисе Венер Нигъматулла улы Галимов аларның авыр хезмәте турында тәфсилләп сөйләде. Ирексездән күзләргә яшь килә, 14 кенә яшьлек кыз балаларның нечкә генә куллары белән күпме эш башкарганы күз алдыннан үтә, тәннәр чымырдап китә... – Авыл хатын-кызының яшәү рәвеше һәр көн җиргә хезмәт куюга, мал-туар асрауга, гаилә һәм балаларны кайгыртуга нигезләнә, – ди Зилия Сөләйман кызы. – Әлеге гүзәл затлар авыл хуҗалыгында, азык-төлек җитештерүдә алдынгы роль уйный, аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә табыннар икмәкле һәм ит-сөтле була. Шулай да ничек яшибез соң без, бүгенге авыл хатыннары? Һәр яңалыкның чыганагы булган шәһәрдән ерак яшәсәк тә, без замана белән бергә атларга тырышабыз, һәрдаим камиллеккә, үсеш-үзгәрешкә омтылабыз. Иркә затлар булып саналуга карамастан, күбебез «тимер ат»ны йөгәнлибез, арабызда җитәкче кәнәфиен биләгән хатын-кызлар да бар. Шәһәр хатыннарыннан калышмыйча, киенеп-ясанып без дә концерт-спектакльләргә барабыз. Күп йортларда ризыгын да бит аның мультиварка дип аталучы көнкүреш техникасы пешерә, ә керне әбиләребезнең төшенә дә кереп карамаган автомат кер юу машинасы юа, чайкый һәм киптерә. Кыскасы, шәһәрдән ким яшәмибез. Элек бит болар берсе дә булмаган, ничек өлгергәннәр? Авыл хатыннарының башларын алып шәһәргә качасы килгән чаклары булдымы икән? Авыл апаларыннан мин: “Әйе”, - дигән сүз ишетмәдем. Бөтен хезмәтне кул белән башкарсалар да, авыр капчыкларны аркага салып ташысалар да, җәй көннәре печән чабып, утын әзерләп үтсә дә, гектарлап чөгендер эшкәрткән вакытта да алар авылга тугры калганнар. Өйгә кайткач та ял итү юк - су ташырга, мичен ягарга, ишле гаилә булгач, көнаралаш ипи салырга, балаларны ашатып-эчертергә кирәк. Элек бит һәр йортта дүртәр-бишәр бала булган, менә шул балалар зур ярдәмчеләр булганнар да инде. Алар ярдәмендә әлеге бетмәс-төкәнмәс булып тоелган эшләр җиңеләйгәндер дә инде. “Үткәннәргә кире кайтып, сайлау мөмкинлеге туса, без авыл хатыны булып яшәр идек”, - диләр алар. Әйе, замана белән бергә яшәү һәм эшләү шартлары да үзгәрә. Тик авыл хатыны гына гомер-гомергә үзенең күркәм сыйфатларын җуймый - гади дә, уңган-булган да, җор телле дә ул. Солтанай авылындагы матурлыкны күреп, гаҗәпләнеп йөрдек.
– Безнең авылда халык бик тырыш, бөтен бакча, ихаталар шау чәчкәдә утыра, – ди Венера Рифгать кызы Вәлиуллина. – Кечкенә эш хакларына балаларын да укыталар, йорт-кураларын да карыйлар, машинасын да алалар. Бәрәкәте булса, зур булмаган эш хакына да шулай матур итеп яшәп була. Эчәр суларыбыз, җыясы ризыкларыбыз авылда булгач, сайлаган статусыбызга тугры калып, чып-чын авыл хатыннары булып яшик әле! Район советы депутаты Ринат Авзал улы Каюмов Әнгам Атнабайның “Чаптарым” шигырен укыганда беркем дә битараф калмады, күзләреннән яшьләрен сөртте. Ринат Авзал улы, күптән түгел Казан шәһәренә барып, шигырь бәйгесендә җиңеп кайткан икән! Кушнаренко үзәкләштерелгән китапханәсе җитәкчесе Минзилә Тәлгать кызы Вәлиева, Иске Гомәр авылы биләмәсе башлыгы Айваз Рәсил улы Сәлимуллинның чын күңелдән котлавы һәм музыкаль бүләкләре бәйрәмне бизәде. Исән йөреп, исән кайтыгыз! Бүгенге көндә бер очрашуда да Украинада барган махсус хәрби операцияне искә алмыйча үтми. Солтанай авылы мөслимәләре җитәкчесе Фәйрүзә Фәттах кызы Абдрахманова илләргә тынычлык теләп инде 370 тапкыр Корьән хәтем чыгулары турында бәян итте. – Былтыр сентябрь аенда Башкортстан мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Розалия Идрисова шушы чараны оештырып җибәрде. 245 мөслимә көн саен бүлешеп, Корьән укыйбыз һәм һәр кичне багышлыйбыз, – диде ул. – Бүген менә 371 нче тапкыр Корьән хәтем чыгабыз. Безнең Солтанай авылыннан 8 ир-егет СВО барган урынга юлланды. Мин үзем Шәрип авылындагы мәчеттә хатын-кызларга һәм балаларга дини дәресләр биреп йөрим, ул авылдан 9 кеше – фронтта. Шуларның барсының да исемнәрен көн саен атап, гаиләләре янына исән-сау кайтуларын телим. Һәр хатын-кыз – ана. Газиз балалары сугышта булганнарның барсы да бүген күңелләре белән фронтта. Аналарның йөрәкләрендәге сызлануны бер сүз белән дә аңлатып бетереп булмый. Улы СВОда катнашучы пенсиядәге укытучы Рәҗүдә Юныс кызы Латыйпованың.йөрәгеннән чыккан сыкраулы, әрнүле сүзләрен күз яшьләрсез тыңлап булмый...
– Һәркем баласын, әтисен, туганын, ирен исән-имин каршы алсын, – диде ул. – Минем улым инде ике елга якын землянкада. Тышта яңгырлы һава, алар кайда, ничек ашыйлардыр, йоклыйлардыр, бер Аллаһ кына белә. Кемнәрнең оныклары, уллары сугышта, барыгыз да исән йөреп, исән кайтыгыз! Без сезнең белән, өзелеп көткән кешеләр үзләренең якыннарын исән-сау каршы алсыннар. Без тынычлык яклы.
Түзем дә, чыдам да, изге күңелле, көчле рухлы, тыйнак, тугры һәм уңган ул авыл хатын-кызы. Туган нигезнең җылысын саклаучы, киңәшче, таяныч булып озак яшәгез, милләт аналары!