

Башкалабыз Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында өч көн дәвамында – 19-21 октябрьдә – II Бөтенрусия форум-күргәзмәсе эшли.
Форумның беренче көнендә фойеда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын җиңеләйтә торган заманча карарлар тәкъдим итүче күргәзмә ачылды: болар - реабилитация чаралары, протезлар, имплантлар, ортопедик аяк киеме, акыллы җайланмалар. Күргәзмәдә шулай ук Башкортстанда яшәүче инвалидларның үз куллары белән ясаган йомшак уенчыклар, сувенирлар, ювелир бизәнү әйберләре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Русиянең 12 төбәгеннән 50ләп компания катнашты.
Чараның эшлекле өлешендә түгәрәк өстәлләр һәм стратегик сессияләр планлаштырылган. Аларда 18 яшьтән өлкәнрәк сәламәтлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү, төбәкләрнең инклюзив мөмкинлекләрен киңәйтү мәсьәләләре каралачак.
Форумның беренче көнендә “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне реабилитацияләү " дигән пленар утырыш үтте. Түгәрәк өстәлнең модераторы – Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Михаил Терентьев.
Форумда катнашучыларны Радий Хабаров исеменнән БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин сәламләде. Өч көн эшләячәк форумда 37 эшлекле чара, мастер-класслар үтәчәк.