Җәмгыять
19 октябрь 2023, 08:33

Изге гамәлләр кылып яшик!

Күптән түгел Чакмагыш районы авылларында да көзге уңыштан гошер җыю чарасы үткәрелде.

Изге гамәлләр кылып яшик!Изге гамәлләр кылып яшик!
Изге гамәлләр кылып яшик!

Гошер – җирдән җыеп алынган уңышның зәкате. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән.

   Димәк, 10 чиләк бәрәңге алганбыз икән, аның бер чиләген гошер сәдакасы    итеп бирергә тиешбез.

   Күптән түгел Чакмагыш районы авылларында да көзге уңыштан гошер җыю чарасы үткәрелде.
   "Игелекле эшкә Рапат, Яңа Балтач, Тайняш, Иске Биккенә, Калмашбаш, Әхмәт, Тукай, Ленин җирлекләре дә аеруча актив кушылды. Барлык бакча нигъмәтләрен Чакмагышның үзәк "Әдһәм-Бикә" иман йортына җыйдык",- ди үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев.

   Кабак, кишер, бәрәңге, суган һ.б. төр яшелчәләрдән торган сәдаканы чакмагышлылар 4 өлешкә бүлгәннәр. Уфа шәһәрендәге Русия ислам университетына, Октябрьск шәһәренең "Нуруль-Ислам" мәдрәсәсенә, урындагы Рәҗәп авылындагы картлар йортына һәм җирле  социаль приютка өлеш чыгарганнар.

   Юлай Низаев.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас