Җәмгыять
19 октябрь 2023, 08:46

Без булмаса, кем?

   Яңавыл халкы сүзе белән дә,эше белән дә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Без булмаса, кем?Без булмаса, кем?
Без булмаса, кем?

Яңавыл халкы сүзе белән дә,эше белән дә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

   Эш сәфәре белән бу якларга килгәч, безгә “Яңавыл батырлары өчен тегәбез” дип аталган волонтерлар төркеме белән танышырга туры килде. Зур иркен бинада урнашкан тегү цехы без килгәндә гөрләп тора иде: кемедер тукымаларны бик җентекләп үлчи, кемнәрдер тегү тегә.

Волонтерлар оешмасын оештыручы Эльмира Мәхәммәтшина безне ачык йөз белән каршы алды. Сөйкемле һәм җитез Эльмира оешманың ничек эш башлавы, нинди уй-планнар, көндәлек мәшәкатьләр белән яшәве турында ихлас сөйләде.

   Узган елның сентябрендә, мобилизация башланган көннәрдә үк, ул үзләренең өендә хәрбиләр өчен иң мөһим булган киемнәр тегә башлаган икән. Әкренләп башка шәһәрләрдә яшәүче волонтерлар белән элемтәгә чыккан, алар белән кием тегү өчен лекалалар белән алмашкан, хәрбиләребез өчен тәүге чиратта ниләр кирәклеге хакында мәгълүматлар алган. Иң беренче теккән әйберләре – башлыклар, снудлар булган. Аннан эт йоныннан биллекләр тегә башлаган.

   -Мин үземдә дә умыртка баганасы белән бәйле проблемалар бар, хәрбиләр арасында да бик күпләрнең шуннан интегүе хакында белдем. Чөнки аларга көн саен авыр йөкләр күтәрергә, көчергәнешләр кичерергә туры килә. Уфа волонтерлары белән бәйләнешкә кердем, һәм алар мине эт мамыгы белән тәэмин итте. Шулай итеп шактый биллекләр тегеп, фронтка озатылды. Бөре волонтерлары белән берләшеп, йокы капчыклары тегүне җайга салдык,- ди Эльмира ханым.- Озакламый Яңавылның бер егете ялга кайтты ( ул командир булып хезмәт итә)  һәм “Минем егетләргә термобелье кирәк иде” дигән үтенечен җиткерде. Тегәргә була, әлбәттә. Ләкин кайдан ул күләмдә тукыма табарга? “Әйдә, егетләр белән үзебез акча җыеп бирәбез”,- ди. Ничек инде сугышчыларыбыздан акча алмак кирәк?

   Менә шул вакытта Эльмира, ярдәм сорап, Яңавыл хакимиятенә мөрәҗәгать итә дә инде. “Ярдәмгә ашкынучыларның шулкадәр күп булырын күз алдыма китерә алмаган идем,- ди Эльмира бүген.- Эшкуарлар, оешмалар һәм шәһәр һәм авыл халкы ярдәмендә без тукымалар сатып алдык. Әкренләп миңа тегүдә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр килә башлады. Шулай итеп, бер ай эчендә 50дән артык термобелье һ.б. күп кенә әйберләр тектек. Тегүдән дә бигрәк, тукыманы үлчәп кисү өчен күп вакыт китә. Үзебезнең йорттагы бер бүлмәдә эш кайнады. Ләкин, берничә түгү машинасы күйгач, урын артык кысыкка әверелде.

Эшне киң колач белән җәелдерү өчен зур өстәл, сыйфатлы кайчы-пычаклар һ.б. эш кораллары, җиһазлар кирәк. Иң мөһиме, иркен бина кирәк иде. Менә шул чакта мин тагын да үзебезнең хакимияткә ярдәм сорап бардым. Бу юлы да үтенечемне игътибарсыз калдырмадылар һәм шәһәрнең нәкъ уртасында урнашкан бинада әлеге иркен бүлмәне бирделәр. Шуннан инде без дисклы пычак сатып алып (ул берничә кат тукыманы берьюлы кисә ала), менә бу киң һәм озын өстәлләрдә тагын да дәртләнебрәк эшли башладык.Озак та үтми, безне сәнәгатьтә кулланыла торган тегү машиналары белән тәэмин иттеләр.Чөнки көнкүрештә тегә торганы белән нәтиҗәле эшләп булмый, аларының калын материалны тегәргә көче җитми.

   Күмәк көч яу кайтара, ди халык. Ярдәмгә әзер кешеләр өстәлгән саен, киемнәр дә күбрәк-тизрәк тегелә башлады, хәзер без аларны фронтка даими озатып торабыз. Кайсыберәүләр безнең янга: “фронттагы егетләребезгә ярдәм итәсебез килә, тик тегә белмибез”,- дип киләләр. Ә мин аларга һәрчак: “теләк кенә булсын, өйрәнергә мөмкин бит. Әйдәгез, утырып тегеп карыйк әле” дип җавап бирәм. Бүген инде безнең волонтерлар үзәгендә тәҗрибәле тегүчеләребез дә бар. Алар өйрәнергә теләгән һәркемгә ярдәм итә, бар эшне дә уртага салып, киңәшеп эшлибез.

-“Яңавыл батырлары өчен тегәбез” дигән исемне кем уйлап тапты?- дигән сорау бирәм мин Эльмирага.

   - Ул чакта исем сайлап торырга вакыт булмады инде. Туган илебезне сакларга дип фронтка киткән һәр ир-егетебезнең зур батырлык күрсәтүен аңлаудан бөреләнгәндер бу исем.

Изге эшебездә барсы да уң килеп кенә торды, шуңа шатланам. Мәсәлән, башлаган гына мәлдә ВКонтакте төркемендә эш алып бару өчен кеше кирәк иде. Арина исемле кызыбыз үзе теләк белдерде: аның ире фронтта, ә үзе кечкенә баласы белән декрет ялында утыра икән. Ул бүген дә социаль челтәрләрдәге төркемебезне уңышлы алып бара. Озакламый ул иренең үтенечен җиткерде: фронтта маскировкалау сеткаларына кытлык зур икән.Чынлап та, сугышчылар киемнәрне кирәк булганда сатып та алырга була, ә менә мондый сеткаларны кибеттә табармын димә... Баксаң, сетка бездә дә дефицитка әйләнгән икән.   Шулай да таптык без сетканы. Ләкин маскировкалау форматына кертү эшенә өйрәнергә кирәк бит әле. Ә бу бер дә ансат түгел: башта сетка читләрен шнур белән уратып, аннан махсус алым белән үрергә кирәк икән. Арина фронттагыларга, сөекле иренә ярдәм итәргә шулкадәр талпына: ул үзе җепләр, челнок һ.б. кирәк-яракны сатып алып, кызының аллы-гөлле чәч тасмаларын да эшкә кушып, үрү схемасын өйрәнеп алган. Бу яшь кенә, кулында кечкенә баласы булган хатынның рухи көченә, аның никадәр ирен яратып, туган җиребезгә тынычлык китерү өчен бар көчен бирүенә сокланмыйча мөмкин түгел. Кыскасы, алындык бу эшкә. Ә сетканы үрергә ныклап өйрәнергә безгә Екатеринбургтан Яңавылга ялга кайткан Люда ханым ярдәм итте. Ул үзе яшәгән җирдә нәкъ шул эш белән ныклап шөгыльләнә икән. Ул ВКонтакте челтәрендә Яңавыл халкының сугышчыларга ничек ярдәм итүе турындагы мәгълүматлар белән танышкан вакытта безнең төркемгә тап булган. Нәтиҗәдә, маскировкалау сеткасын үрүнең бар нечкәлекләрен өйрәтеп китте.

   Бүгенге көндә безнең берничә кешедән торган төркемебез тегү белән шөгыльләнә, ә берничә төркем сеткалар бәйли. Мин, тегү белән беррәттән, оештыру эшләре белән шөгыльләнәм, тукымалар белән тәэмин итүне кайгыртам.

   Сетка үрүне районның берничә пунктында оештырып җибәрдек: мәсәлән, Яңавылда ике урында, шулай ук Барабановкада, Яңа Артавыл, Вәрәш, Ямады, Шудәк авылларында. Эшләр ике сменада алып барыла, чөнки анда 150ләп кеше үрә. Әлбәттә, үрү урынына барсы да бергә килсә, кысык була, шуңа да үзара  сөйләшеп, сөйләшенгән вакытка киләләр. Кемдер төп эшеннән соң килә, кемдер йортында тегүне хуп күрә.

   -Эльмира, сез зур һәм бик тә кирәкле эш башкарасыз, әзер товарларны яугирләргә озатасыз. Ә кире бәйләнеш бармы соң?

   -Элек товарларны җибәрәбез дә, барып-ирешкәнме алар, әллә юкмы икәнен белми идек. Ә беләсе килә! Яраганмы яугирләребезгә без теккән киемнәр, әллә ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәкме? Шулай итеп, башта аларны үзебез эзләп табарга тырыштык, хәзер алар үзләре безне табалар (елмая). Кемдер позывнойларын тегеп-чигеп бирүне үтенә, ә без барсына да бүләк итеп җибәргән Яңавыл гербы чигелгән чагу шевроннарны алар күкрәк янында йөртәбез дип дип шатландыралар. Исән-сау булып, җиңеп кайтсыннар гына! Шулай ук Башкортстан флагын чигүне сорыйлар. Егетләрне аңларга була: тирә-якта сугыш сөреме, ә бездән, туган яклардан килгән һәр нәрсә аларның җанын җылыта, көрәшергә көч-дәрт бирә!

   Каршымда елмаеп басып торган чибәр, талчыбыктай зифа Эльмирага сокланып туя алмыйм: дүрт бала анасы димәссең дә үзен! Тегү тегәргә дә өченче баласы белән декрет ялында утырган вакытта өйрәнгән икән үзе. Соңрак ире аңа чигү машинасы бүләк иткәч, чигү аның яраткан шөгыленә әйләнгән. Моның өстәвенә, Эльмира безнең коллега да икән әле. Ул – Яңавыл телевидениесе хәбәрчесе һәм эфир операторы. Ә инде СВО башланган көннәрдән алып волонтерлар үзәге оештыру мәшәкатьләрен үз иңенә алгач һәм сугышчылар өчен киемнәр тегү белән җитди шөгыльләнгәч, телевидение җитәкчелеге, аның хәленә кереп, дистанцион рәвештә эшләргә мөмкинлек биргән. “Әгәр мондый рөхсәт булмаса, барсына да өлгерә алмас идем”,- ди Эльмира.

   -Бүген шундый заман: тормышлар моңа кадәрге һәм моннан соңга бүленде. СВО башланганнан соң бик күпләрнең киләчәккә планнары үзгәрде. Шунсыз мөмкин дә түгелдер. Элеккечә яшәп булмас кебек инде хәзер...

Батырларыбыз җиңү яулап кайтыр һәм илебезнең, халкыбызның киләчәге якты, ышанычлы булыр дип ышаныйк, Эльмира!

 

Кусниярова Надежда Григорьевна, Барабановка авылы клубының мәдәният эшләрен оештыручысы:

Безнең авыл волонтерлары яу кырына зурлыгы өчкә алты метр тәшкил иткән ун маскировкалау сеткасы үреп озатты да инде. Бүгенге көндә унберенчесен әзерләп бетерү алдындабыз. Район үзәгеннән материаллар белән өзлексез тәэмин итәләр. Эшне клубта утыргычларны читкә тезеп куеп башкарабыз. Һәр көнне 12-15 хатын-кыз килә, яугирләребезгә ярдәмебез тисен дип тырышабыз. Бу эш авылдашларны тагын да ныграк берләштерде.

Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас