Җәмгыять
16 октябрь 2023, 17:52

Каршылыкны җиңәр көчләр берләшә

19 - 21 октябрь көннәрендә  Уфаның " Торатау"  Конгресс-холлында  II Бөтенрусия "Каршылыкларны җимереп" күргәзмә- форумы узачак.

Каршылыкны җиңәр көчләр берләшәКаршылыкны җиңәр көчләр берләшә
Каршылыкны җиңәр көчләр берләшә

19 - 21 октябрь көннәрендә  Уфаның " Торатау"  Конгресс-холлында  II Бөтенрусия "Каршылыкларны җимереп" күргәзмә- форумы узачак.

Анда илебезнең 11 төбәгеннән  40 компания катнашачак.

Алар сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең яшәешен, тормышын җиңеләйтүдә кулланырлык инновацион тәкъдимнәр күрсәтәчәк.

Форум кысаларында  37 эшлекле чара узар. Анда РФ 24 шәһәреннән һәм Беларуссия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШтан 180 спикер катнашачак.

Журналистларны форум чараларын яктыртуга актив кушылырга чакырабыз.

Теркәлү өчен сайт - https://lomaya-bariery.bashkortostan.ru/.

Аккредитация буенча мөрәҗәгать итәргә: Башкортстан Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат сәркәтибе Роза Исмәгыйль кызы Кузьменко - 89177388955.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас