Җәмгыять
16 октябрь 2023, 05:15

Көтү көтәргә чыгып киткән ир югалган

Өшегән-туңган көтүчене тапканнар, әмма...

Көтү көтәргә чыгып киткән ир югалганКөтү көтәргә чыгып киткән ир югалган
Көтү көтәргә чыгып киткән ир югалган

    Башкортстанның Бишбүләк районы Сидәкбаш авылында 13 октябрь көнне  иртән-иртүк көтү көтәргә чыгып киткән иркәй югалган. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 57 яшьлек ирне хакимият белән полиция бергәләшеп эзләгәннәр.

      Югалган көтүчене урман полосасында тапканнар. Аның бик нык өшүе билгеле. Иргә беренче ярдәм күрсәткәннән соң, табибларга тапшырганнар. Хәзер бу хәлне ачыклау бара.

    Чыганак: mail.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас