Җәмгыять
16 октябрь 2023, 06:30

7 яшьлек малайның умыртка баганасын сындырганнар

Әллә кем түгел, сыйныфташлары.

7 яшьлек малайның умыртка баганасын сындырганнар7 яшьлек малайның умыртка баганасын сындырганнар
7 яшьлек малайның умыртка баганасын сындырганнар

Санкт-Петербург мәктәпләренең берсендә күңелсез хәл булган – укучылар  бергә укыган сыйныфташ малайның умыртка баганасын сындырганнар.

  Бу хәл 15 октябрь көнне тәнәфес вакытында булган. Малайлар  7 яшьлек сыйныфташларының  кулларыннан һәм аякларыннан тотып, аркасы белән өстәлгә ыргытканнар... Коточкыч, шулай  бит?

  Бу хәлдән соң бала муен тирәсендә авыртынуларга  зарланган.  Һәм әти-әнисе аны шәһәрнең Приморье районындагы хастаханәгә алып киткән.

  Дәваханәдә малайга “җиденче умыртка сөяге компрессион сынган” дигән диагнозы куелган.  Табиблар малайның  хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли.

Прокуратура вакыйганың сәбәпләрен билгели.

Чыганак: iz.ru

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас