

Кемерово өлкәсендә Гарри Поттер исемле малай туган. Әтисе белән әнисе – Сергей белән Алина – тылсымчы малайның көчле фанатлары булмасалар да, дөньяга яңа аваз салган улларына кинофильм персонажының исемен бирергә булганнар.
Русиядә гадәти булмаган исемле балалар туа тора. Әйтик, Пермь өлкәсендә Люцифер исемле малай яши.
Русиядә балаларга саннардан, сан-хәрефтән, билгеләрдән, титуллардан, рангтан торган һәм сүгенү сүзе кергән исемнәрне кушу тыела.
Быел Казан шәһәрендә туган балаларга кушылган сирәк исемнәр турында хәбәр итә “Татпресса”. Татарлар арасында иң популяр исемнәр – Самир, Раян, Ислам, Эмиль, Эмир, София, Әминә, Риана, Мәликә, Мирослава. Ә иң сирәк исемнәр булып Нурхан, Эльман, Ильяс, Ирман, Габриэлла, Зои, Самрада, Мия, Айла, Айрин исемнәре теркәлгән.
Чыганак: perm.aif.ru