

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең гаиләләре, туганнары, якыннары алар очен “ах!” итеп, борчылып тора. Шуңа күрә дә хәл итәсе проблемалар туса, алар ярдәм, киңәш сорап, республика җитәкчелегенә мәрәҗәгать итәргә мәҗбүр.
Күптән түгел ире махсус хәрби операциядә катнашучы доброволецның хатыны республика җитәкчелегенә Башкортстан батальоннарын формалаштыруга кагылышлы шикаять белән мөрәҗәгать итә. Ханым аңлатуынча, аның ире башка батальонга күчерелгән. Һәм шул сәбәпле аның гаиләсе Башкортстанда контракт төзүчеләргә тиешле махсус түләүләрсез калырга мөмкин икән.
"Ирләребез контракт буенча махсус хәрби операция зонасына китте. Аларга: “Сез Башкортстан батальоннарында буласыз. Төбәктән түләүләр булачак”, дип вәгъдә иттеләр. Ләкин аларны Ульяновск батальонына җибәрделәр. Бу нәрсә була инде?! Бәлки, бу махсус рәвештә шулай уйланган эштер? Кешеләр башта контрактка кул куярга тиеш, ә аннары аларны төбәк түләүләре булмаган башка урынга җибәрәләрдер? Ни дисәң дә, “суточный” - 2 мең, һәр ярты ел саен 200 мең сум бит.
Берне вәгъдә итәсез – чынында бөтенләй башка хәл күзәтелә. Бу хәл – безнең ирләребезнең гаебе буенча түгел! Шуңа күрә вәгъдә иткәнсез икән, түләгез. Алар контрактка нәкъ менә шушы шартларда кул куйдылар!!! Курортта ятмыйлар бит, Ватанны саклыйлар”, - дип зарланган Екатерина Р.
Ханымның аһ-зары уңаеннан Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле болай дип җавап биргән: “Махсус хәрби операциядә катнашучыларны батальоннарга бүлү мәсьәләсе буенча Русия Федерациясе Оборона министрлыгына яки хезмәт үтә торган батальонның командирына мөрәҗәгать итәргә кирәк”.