

Русия федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе, мошенниклар тозагына капмас өчен, халыкны алдауның яңа ысулы турында кисәтә.
Эш шунда – билгесез кешеләр гражданнарга Русия федераль салым хезмәте исеменнән салым бурычын ашыгыч рәвештә түләүне таләп итеп электрон хатлар җибәрәләр икән. Бурычны я салым инспекциясенә барып түләргә, я хатта күрсәтелгән сылтама буенча күчеп, чекның күчермәсен бурыч турында хәбәр иткән “инспекторга” җибәрергә тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта мошенниклар бурычның 2021 елгы булуын һәм шуңа күрә “дәүләт хезмәтләре” порталында шәхси кабинетта һәм салым инспекциясе сайтында шәхси кабинетта күренмәве турында кисәтәләр.
"Салым органнары мондый хәбәрләр җибәрми һәм аларның бу хатларга бернинди катнашы юк. Салым түләүчеләрнең электрон адресларына Русия федераль салым хезмәте сайтының яңалыклары гына җибәрелә. Шикле хатларны ачмаска һәм сылтамалар буенча күчмәскә, аларны „спам“ дип билгеләп, алып ташларга киңәш итәбез”, - дип хәбәр иттеләр Федераль салым хезмәте идарәсендә.
Салымнар буенча бурычлар булу-булмавын Русия федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетта яки “дәүләт хезмәтләре”ндәге шәхси кабинетта тикшерергә мөмкин.