Җәмгыять
11 октябрь 2023, 07:30

Көзге юлда сак булыгыз!

ЮХХДИ автомобильчеләгә көзге киңәшләрен бирә.

Көзге юлда сак булыгыз!Көзге юлда сак булыгыз!
Көзге юлда сак булыгыз!

Башкортстанның юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясендә  автомобильчеләргә "көзге" киңәшләр бирделәр.

     Ведомство хезмәткәрләре кисәтүенчә, яңгыр вакытында юлда күрү мөмкинлеге  начарая, тәгәрмәчләр дә дымлы асфальта-бетон юлда уйнакларга мөмкин, ә бу инде маневрлар ясаганда билгеле кыенлыклар тудыра, тормоз юлын арттыра.

     Юлда җыелып яткан күләвекләр дә куркыныч тудыра. Алар чокыр-чакырларны яшереп кенә калмый, “аквапланирование” дигән куркыныч күренеш тә барлыкка китерә. Аквапланирование ул – су катламы аркасында тәгәрмәчләрнең юл япмасы белән “тоташмавы”. Гади генә итеп әйткәндә, зур тизлектә күләвеккә килеп кергәндә, тәгәрмәчләр күләвектәге су белән капланган юлга тиеп тә тормый. Шул сәбәпле автомобиль юлның туры өлешендә дә каршыдагы хәрәкәт полосасына чыгарга мөмкин.

    Яфраклар коелган урыннар боздан да куркынычрак булырга мөмкин, чөнки алар да тәгәрмәчләрнең асфальт белән “тоташуын” киметә. Мондый урыннарны урап үтәргә тырышырга кирәк, мөмкинлек булмаса, тизлекне алдан ук киметергә киңәш ителә.

    “Томан булганда томанга каршы фараларны кабызырга һәм “ерак ут”ны сүндерергә кирәк”, диләр ведомство хезмәткәрләре. Болай итмәгәндә ераклыкны тою авыр.  Юлда машиналарны узып китүдән һәм башка маневрлардан сакланыгыз.

      "Начар һава шартларында юлда авыр хәлгә эләкмим дисәгез, тизлекне максималь киметергә һәм интервал, дистанцияне арттырырга онытмагыз!” - дип ассызыклап кисәтәләр Башкортстан ЮХХДИендә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас