Җәмгыять
11 октябрь 2023, 16:30

Башкортстанда кайбер "хәләл" колбасалар дуңгыз итеннән ясалган

Менә сиңа мә! 

Башкортстанда кайбер "хәләл" колбасалар дуңгыз итеннән ясалганБашкортстанда кайбер "хәләл" колбасалар дуңгыз итеннән ясалган
Башкортстанда кайбер "хәләл" колбасалар дуңгыз итеннән ясалган

"Роспотребнадзор" сату нокталарындагы колбасаларга лаборатория анализы үткәргән. Нәтиҗәдә, «Дары Урала» СППК, «Челны-мясо», «Царицыно» оешмалары җитештерүчеләренең «хәләл» маркировкасы белән колбаса эшләнмәләрендә дуңгыз ДНКсы табылган.

Колбаса капларында ат, сыер һәм кош ите күрсәтелгән. Лаборатория тикшеренүләре Республиканың "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" тарафыннан үткәрелгән.

Кайбер җитештерүчеләр табыш артыннан куып, шундый оятсыз юлларга да басалар шул. Шуңа күрә ышанычлы, сыналганын гына алырга кирәк. Әйбәт колбаса бәясе итнекеннән ким булмаска тиеш, бу азыкның үзкыйммәтенә бәйле. Шуңа күрә арзан колмасага кызыкмагыз, дуслар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас